Барлык яңалыклар
Новости
7 ноябрь 2024, 15:00

Анновкада алтын юбилярларны хөрмәтләделәр

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Анновка авыл Советы биләмәсе башлыгы Марат Әсфәндияров һәм авыл мәдәният йорты мөдире Рүзил Сәхибгәрәева Вәсилә Базгый кызы белән Хәбиб  Солтан улы Хәбибрахмановларда булдылар һәм аларны алтын туйлары белән котладылар!

Анновкада алтын юбилярларны хөрмәтләделәр
Анновкада алтын юбилярларны хөрмәтләделәр

50 ел элек, 1974 елның 6 ноябрендә, авыл механизаторы Хәбиб белән яшь математика укытучысы Вәсилә гаилә коралар, алар өч бала – ике кыз һәм бер  малай үстерәләр.

Биш елдан яшь гаилә Ирек авылыннан Анновкага күченә. Вәсилә Базгый кызы урындагы мәктәптә эшли ( БАССР Мәгариф министрлыгының почет грамотасына ия), ә Хәбиб Солтан улы колхозда эшли, 3 дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән.

Әти-белән әни бар балаларына  да югары белем алырга ярдәм  иткән, кызлары фәннәр кандидатлары булганнар. Балалары Уфада яшиләр,  бик еш кайтып йөриләр. Оныклары  – картәни белән картәтинең  аерым зур шатлыгы.

Алтын юбилярлар бер-берсен кайгыртып,  тату, матур яшиләр, кош-корт асрыйлар, яшелчә һәм чәчкәләр үстерәләр.

Любовь Иванова әзерләде.

Фото Ановка авыл Советы биләмәсеннән

 

Анновкада алтын юбилярларны хөрмәтләделәр
Анновкада алтын юбилярларны хөрмәтләделәр
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: