Барлык яңалыклар
Новости
7 ноябрь 2024, 11:00

Бәләбәй утлары яктырак

Бәләбәй шәһәре урамнарында яктылык диодлы 454 яңа  яктырткыч куелды.

Бәләбәй утлары яктырак
Бәләбәй утлары яктырак

Эш республика яшәү пунктларының тышкы яктырту системаларын яхшырту программасы кысаларында башкарылды, әлеге программа 2023 елда  БР Башлыгы кушуы буенча яңартылды.  

Шәһәр биләмәсе хакимияте мәгълүматына караганда, энергия  саклаучы яктырткычлар Чайковка һәм Ласточка микрорайоннарында, шулай ук Совет, Войков, Ленин, Революционерлар урамнарында куелган. Объектның подрядчысы – “РефСтройпроект” җәмгыяте, субподрядчысы – “ЛидерЭлектроСервис” җәмгыяте.

Сүз дә юк, яңа яктырткычлар куелгач, Бәләбәйдә яктырак, хәвефсезрәк  һәм уңайлырак.

Римма Солтанова.

Фото шәһәр биләмәсе хакимияте.

Бәләбәй утлары яктырак
Бәләбәй утлары яктырак
Бәләбәй утлары яктырак
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: