Новости
7 Ноября 2024, 08:00

Бәләбәйлеләр Яңа елны каршыларга әзерләнәләр

Редакция планеркасында беренче тапкыр газетаның яңа ел саны турында сөйләштек, булачак геройлар, темалар җәһәтеннән  фикерләштек. Вакыт бигрәк тиз уза, ул яңа елны якынайтырга ашыга  – бу тойгы һәркемгә таныштыр, мөгаен. Ә алда әле тәмәмланмаган эшләр баштан ашкан, күпне эшләп өлгерергә кирәк!

Добавить в предпочтительные источники Google
Бәләбәйлеләр Яңа елны каршыларга әзерләнәләрБәләбәйлеләр Яңа елны каршыларга әзерләнәләр
Бәләбәйлеләр Яңа елны каршыларга әзерләнәләр

Менә төбәк башлыгы да бу атнадагы киңәшмәсендә балаларга күмәк мәдәни чаралар уздыруга вакытында әзерләнү, яңа ел бәйрәмнәренә чыршы шәһәрчекләре төзү кирәклеген муниципалитетлар җитәкчеләренең исләренә төшерде.

Ә районыбызда яшәүчеләр, декабрьнең соңгы көннрен көтмичә, үз торган җирләрен яңа елга бизәргә дә тотындылар. Әйтик, Евгений Хәбибуллин йортын бәйрәм иллюминациясе белән бизи  башлаган. Матур килеп чыккан бит. Сез ничек уйлыйсыз?

Тагын кем йөортын, урамны, фатирын бизәргә ашыга? Кем яраткан әкият герое – Кыш бабай белән очрашуны сагынып көтә, чыршы да куярга өлгергән? Языгыз, төркем сообщениеләренә фотолар җибәрегез

Светлана Шириня.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас