Барлык яңалыклар
Новости
8 ноябрь 2024, 13:00

Гафурида браконьерлар поши аткан

Гафури районында 4 браконьер законсыз рәвештә поши аткан һәм аның түшкәсен үзара бүлешкән. 

Гафурида браконьерлар поши аткан
Гафурида браконьерлар поши аткан

Полицейскийлар браконьерларның икесен –  районда яшәүче 41 (моңа кадәр хөкем ителгән) һәм 43 яшьлек ирләрне   тоткарлаган. Аларда атылган поши түшкәсенең калдыклары, теркәлмәгән ау мылтыклры һәм патроннар табылган. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә, диләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгында. 

Чыганак: bashinform.ru

Фото:БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: