Барлык яңалыклар
Новости
8 ноябрь 2024, 15:00

«Өмет» газетасы 35 еллык юбилеен бәйрәм итә

Татарлар сибелеп яшәгәнгә күрә, татар телендә гәзит-журналлар да Русиянең төрле тарафларында озак еллар чыгып килә. Шушы көннәрдә Ульяновск өлкәсенең “Өмет” газетасы үзенең 35 еллык юбилеен бәйрәм иткән.

«Өмет» газетасы 35 еллык юбилеен бәйрәм итә
«Өмет» газетасы 35 еллык юбилеен бәйрәм итә

Бу хакта әлеге басмада аның баш мөхәррире Исхак Хәлимовның «Өмет» дусларын җыйды» дигән язмасы чыккан. Анда бәян ителүенчә, Ульяновскиның 17 нче милли китапханәсендә «Өмет» газетасының 35 еллык юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә узган. Анда милли оешмалар җитәкчеләре, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, җирле язучылар һәм шагыйрьләр, штаттан тыш хәбәрчеләр һәм газета укучылар катнашкан.

Милли басманың юбилее уңаеннан оештырылган очрашуны «Өмет»не булдыруга зур өлеш керткән милләтпәрвәрләрне һәм төрле елларда редакциядә эшләгән каләм ияләрен – Галимҗан Насыйров, Дамир Шәрипов, Азат Курчаков, Айрат Ибраһимов, Котдус Сафиуллин, Әнвәр Мухаметрахимов, Римма Алькаева, Равил Шәфигуллин, Иделбикә – Лена Садыйкова, Гакыйль Сәгыйров һәм Рәшит Шабакаевны дога укып искә алу белән башлап җибәргәннәр.

Якташыбыз, тумышы белән Мәтәүбаштан  кыю каләм иясе Айрат Ибраһимовны да искә алулары күңелле. Без дә искә алабыз. Айрат абыйның рухы шат булсын.

“Татаринформ” материалы буенча Зәйфә Салихова әзерләде.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: