Новости
9 Ноября 2024, 08:00

Бәләбәйдә үлемечле юл-транспорт вакыйгасы булды

 Бәләбәйдә Ленин урамы белән Нефтьчеләр шоссесы чатында юл-транспорт вакыйгасы булды, кызганычка, ул фаҗигагә китерде.

title
Бәләбәйдә үлемечле юл-транспорт вакыйгасы булдыБәләбәйдә үлемечле юл-транспорт вакыйгасы булды
Бәләбәйдә үлемечле юл-транспорт вакыйгасы булды

Үлемечле аварияне 75 яшьлек “семерка” водителе ясаган. Бу ир Ленин урамыннан барып, Нефтьчеләр шоссесы чатына кадәр җитә һәм “Киа Рио” белән бәрелешә. Бәрелешү нәтиҗәсендә ил машинасының 49 яшьлек  пассажир хатын-кызы дәваханәдә җан биргән. Водитель үзе госпитализацияләнгән.

Дәүләт автоинспекциясе хәзмәткәрләре  килеп туган хәлне тикшерергә керешкәннәр. Алар авария сәбәпләрен, гаеплеләрне ачыклыйлар.

 Фото БР буенча Дәүләт автоинспекциясе.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас