Барлык яңалыклар
Новости
11 ноябрь 2024, 12:10

Эшлекле сөйләшү дә, бәйрәм дә

Балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү бүген аеруча мөһим һәм көнүзәк

Эшлекле сөйләшү дә, бәйрәм дә
Эшлекле сөйләшү дә, бәйрәм дә

Бәләбәй шәһәренең муниципаль гомум белем бирү учреждениесе мәктәп-интернаты базасында җитди дә, шул ук вакытта күңелле дә чара узды. Шәһәр һәм районның татар теле укытучылары чираттагы утырышларына җыелды. Кызганычка каршы, бүген бөтен мәктәпләрдә дә туган тел буларак татар теле укытылмый, шуңа күрә укытучылар да сигез гына бөртек. Чарада Мәтәүбаш авылында мари теле укытучысы Лариса Батыргәрәева да (районда бердәнбер)  катнашты. Көн  тәртибендә аеруча көнүзәк мәсьәлә каралды: “Татар, мари халыкларының йолалары һәм гореф-гадәтләре аша мәктәп укучыларына рухи-әхлакый тәрбия бирү”.

Мәктәп-интернатның күңелле тамаша залында татар теле укытучысы Лилия Фәхриева эш программасы белән таныштыргач, уку оешмасы директоры Рима Каррам кызы Салихова  сәламләү сүзе белән чыгып, уңышлы эш көне теләде,  мәктәп- интернат тормышы белән таныштырды. 1957 елда ук ачылган уку йортында бүгенге көндә 402 бала укый, шуларның 223е сәламәтлекләре чикле балалар. Мәктәптә төрле гаиләдә төрлечә тәрбияләнүче балаларны укыту, тәрбия бирү болай да җиңел түгел, ә бу балаларга карата игътибар, сабырлык тагын да күбрәк таләп ителә. “Бездә 62 педагог эшли. Үз эшен, балаларны яраткан, аларның хәленщ керә белгән укытучылар гына эшли ала бездә, – ди Римма Каррам кызы.

Бернигә карамастан, монда җанлы, кызыклы тормыш бара. Әйтик, ике укучы интернатның гимнын бик матур итеп җырлап күрсәттеләр. Коллектив Донбасстагы бер мәктәп белән дуслык бәйләнеше тота икән, алар өчен эшләгән “Туган мәктәп-интернатым” видеотапшыруын карап, мәктәп-интернат тормышы белән тулырак танышу мөмкин булды.

 Лилия Нәгыйм кызы балаларны татар халкы  йолалары ярдәмендә тәрбияләү       турында чыгыш ясады, аларның гаиләдәге  роленә басым ясап, халык авыз иҗаты, татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре аша бала күңелендә әхлакый кыйммәтләр, милли үзаң тәрбияләү турында бәян итте. Яманлык һәм яхшылыкны, изгелек һәм мәрхәмәтсезлекне һ.б. асылын ачып салган тапкыр мәкальләр, зирәк картәни-картәтиләрнең әйтемнәре бездә бик күп, бары тик кулланырга гына кирәк. Әйтик, әдәпле  кеше солтан, әдәпсез кеше олтан; акыллы атын мактар, кыланчык үзен мактар; яхшы булсаң сөярләр, яман булсаң төярләр; әтисеннән күргән ук юнган.

Мари халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары аша балаларга әхлакый-рухи тәрбия бирү тәҗрибәсе  турында Мәтәүбаш мәктәбенең мари теле укыутчысы Лариса Батыргәрәева сөйләде.  Презентация белән дә баетылган аның тирән эчтәлекле чыгышын бирелеп тыңладылар. Лариса Семеновнаның әйтүенә караганда, мәктәптә укучылар күп түгел, шуңа күрә барлык чаралар да бөтен милләт (татар, чуваш, мари)  балалары белән бергә үткәрелә, укучылар үзләренең генә түгел, башка халыкларның да гореф-гадәтләре, йолалары белән танышып һәм белеп, дус һәм тату үсәләр.

Интернат-мәктәп укытучысы Марина Асееваның практик дәрес үткәрүе мавыктыргыч булды. Семинарда катнашучылар агач калакларга татар халкының милли бизәкләрен төшерделәр, яшел, кызыл, зәңгәр төсләр өстенлек иткән, бүгенге көндә дә киң кулланылышта булган милли бизәкләргә сокланып, иҗади эштән канәгатьләнү тойгысы алдылар.

 Үзәк Мәдәният йортыннан “Акчарлак” татар җыр ансамбле (җитәкчесе Рәзидә Ибатуллина) әгъзаларының борынгы “Киез басу” йоласын күрсәтүләре утырышның эчтәлеген тагын да баетты. Күп көч, түземлек таләп иткән бу  җиңел булмаган хезмәтне  әби-бабаларыбыз җыр-бию, җор сүзләр белән бәйрәмгә әйләндергәннәр. Акчарлаклылар чыгышында да боларның барсы да булды: балаларны да җәлеп итүләре, сарык йонының файдасы турында сорауларга җаваплар бирү, уеннар, ансамбль артистларының  җырлары һ.б. Афәрин диясе генә кала.

Бергәләп чәй эчү, милли ризыклардан авыз итү  – татар халкының гомер-гомергә  сокландырган кунакчыллыгының ачык чагылышы булды.

 Семинарга йомгак ясап, муниципаль районыгың мәгариф идарәсе методисты Светлана Гәрәева чараның максатына ирешүен билгеләде, катнашучыларның барсына да рәхмәт белдерде, эштә уңышлар теләде. Әлеге утырышны уздыруга үз өлешләрен керткән Римма Салихова, Лилия Фәхриева, Владимир Каранкинга,  Лариса Батыргәрәевага,  “Акчарлак” коллективына һ.б. рәхмәт хатларын тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессының урындагы бүлек җитәкчесе Рәсүл Гәрәев фидакарь хезмәтләре өчен мәгариф бүлеге методисты Светлана Гәрәевага һәм  туган тел укытучыларына Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды. Ул балаларга  белем һәм тәрбия бирүдәге гаять зур ролен билгеләп, укытучыларга олы ихтирам-хөрмәтен белдерде.

Утырышка чакырылган шагыйрә,  “Бәләбәй хәбәрләре” газетасы хезмәткәре Зәйфә Салихова укытучыларны газетага язылу уңаеннан үз даирәләрендә  пропаганда эше алып баруларын, тиражны арттыруга үз өлешләрен кертүләрен үтенде, яңа шигырьләрен укыды.

Фикер алышулар, истәлеккә бергә фотога төшүләр, Лилия Нәгыйм кызының баянына кушылып җырлар башкару, җылы халәт, очрашу шатлыгы... Җитди дә, бер үк вакытта бәйрәм дә булды бу чара.

Яшерен-батырын түгел, бүгенге көндә байтак авыл мәктәпләре ябылды, уку оешмаларында туган телләр атнасына бер яки ике сәгать укытыла, ә байтак мәктәпләрдә укучылар туган тел буларак рус телен өйрәнә. Аннары, балаларга рухи кыйммәтләр, матур тәрбия беренче нәүбәттә гаиләдә туган тел аша бирелә дисәм, яңалык ачмам. Әмма бүген инде ана телендә сөйләшмәгән ата-аналар буыны үсеп җитте. Аяныч хәл. Менә шундый шартларда туган тел укытучылары зур хезмәт башкаралар  – ана телебез сагында торалар, туган тел матурлыгын бала күңеленә сеңдерергә тырышалар. Һичшиксез, җәмәгатьчелек бу хәлгә аңлап карарга, тиеш. Ана телен укыткан уку оешмалары артсын, ана теле мөгаллимнәре сигез генә булмасын иде.

Зәйфә Салихова.

 

Эшлекле сөйләшү дә, бәйрәм дә
Эшлекле сөйләшү дә, бәйрәм дә
Эшлекле сөйләшү дә, бәйрәм дә
Эшлекле сөйләшү дә, бәйрәм дә
Эшлекле сөйләшү дә, бәйрәм дә
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: