Барлык яңалыклар
Новости
11 ноябрь 2024, 11:15

Педагогикадан – полициягә

Русия Эчке эшләр министрлыгы Бәләбәй районы бүлегенең штаб начальнигы Айнур Садретдинов эчке эшләр органнарында 12 ел хезмәт итә. Әмма аңа тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда, бу эш булмышың булачак дисәң, бик гаҗәпләнер иде, чөнки ул хәрби хезмәттән ерак һөнәрне  сайлаган булган бит.

Педагогикадан – полициягә
Педагогикадан – полициягә

Мәктәптән соң Айнур алдында сорау килеп туа: “Укырга кая барырга?” Яшь егет озак уйлап тормый, Бәләбәй педколледжына керергә карар итә. Уку йортын уңышлы тәмамлый, аннары аны армиягә, Русия Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләренә хезмәткә чакыралар. Нәкъ шушы вакытны егет тормышында сынылыш чоры дияргә була – ул үз булмышын таба.

 – Армиядән кайткач, күпмедер вакыт вахта ысулы белән эшләдем, әмма гел полициягә тартылдым, – ди Айнур Ильмир улы. – Урындагы полиция бүлегенә килдем, мине вакытлыча тоту изоляторына хезмәткә алдылар.

Үзен грамоталы һәм җаваплы белгеч итеп күрсәткән Айнурны 2017 елда ул әлеге көнгә кадәр эшләүче штабка күчерәләр.

Айнур Садретдинов куркыныч эшләрне тикшерү белән шөгыльләнми, оператив заданиеләргә чыкмый һәм җинаятьчеләр тотмый. Әмма бу аның эше әһәмиятле түгел дигәнне һич аңлатмый.

– Штабның төп бурычы – оператив хәлне, җинаятьләр кылуның сәбәпләрен һәм шартларын  анализлау, идарәлек карарларын һәм хисап- теркәү дисциплинасын үтәүне контрольдә тоту, шулай ук статистиканы, мәгълүмат- аналитика эшчәнлеген алып бару., – дип сөйләде Айнур Ильмир улы.

Айнурның хәләл җефете Людмила коррекцион мәктәптә эшли. Бу пар өч бала тәрбияли: өлкән уллары Альмир Уфада колледжда укый, янгын сүндерүче булачак. Кызлары Лина белән Ралина Башкорт гимназия-интернатында укыйлар, рәсем төшерергә, китаплар укырга яраталар.

Айнурга гаиләсе эшендә таяныч, аның казанышлары белән горурлана. Ә полиция капитаны үзе җәмгыять иминлегенә хезмәт итүен дәвам итә, осталык һәм эшкә тугрылык, охшарга тырышу үрнәге булып тора.

Регина Иванова.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: