Новости
12 Ноября 2024, 12:00

Башкортстанда Муса Гәрәевка һәйкәл куела

Башкортстанда ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевка һәйкәл ачыла.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда Муса Гәрәевка һәйкәл куелаБашкортстанда Муса Гәрәевка һәйкәл куела
Башкортстанда Муса Гәрәевка һәйкәл куела

Мәһабәт монумент М7 Федераль трассасы буенда куелачак, дип хәбәр итте Илеш районы башлыгы Илдар Мостафин.

 – Монтаж эшләре геройның туган төбәгеннән ерак түгел урында – Илеш районының Бишкурай авылы янында бара. Һәйкәлне М7 трассасы буена кую юлдан үткән кешеләргә геройны искә алырга һәм аның батырлыклары белән илһамланырга мөмкинлек бирәчәк, – ди Мостафин.

Белешмә

Муса Гәрәев – ике тапкыр Советлар Союзы Герое. Фронтта легендар ИЛ-2 штурмовигы белән алыша. Ул Сталинградтан алып Пиллауга кадәр юл үтә,  250 очыш ясый. 1943 елда Донбассны азат иткәндә Муса Гәрәев дошманның дистәләрчә самолетын юк итә. Бу аның батырлыкларының бер өлеше генә.

Фото:Илдар Мостафин

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас