Барлык яңалыклар
Новости
13 ноябрь 2024, 15:00

Айдар Галимов Санкт-Петербург госпиталендә дәваланучы хәрбиләргә концерт куйды

8 ноябрьдә Санкт-Петербург Яшьләр йортында Башкортстан һәм Татарстан халык артисты Айдар Галимов концерты булды. Шулай ук 9 ноябрьдә җырчы шәһәр госпиталендә булды һәм биредә дәваланучы махсус хәрби операция катнашучылары өчен яраткан җырларын башкарды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Айдар Галимов Санкт-Петербург госпиталендә дәваланучы хәрбиләргә  концерт куйды
Айдар Галимов Санкт-Петербург госпиталендә дәваланучы хәрбиләргә концерт куйды

Яшьләр йортында узган чара Санкт-Петербург татарлары һәм башкортлары өчен чын бүләк булды. Концерт репертуары бик җентекләп сайланды, аңа Айдар Галимовның барысы да яраткан хитлары керде.

9 ноябрьдә Санкт-Петербург госпиталендә дәваланучы махсус хәрби операция катнашучылары белән очрашу булды. Чараны офицер, Н.Г. Кузнецов исемендәге Хәрби-диңгез академиясе вәкиле, Санкт-Петербургтагы башкортлар якташлыгы кураторы Салават Тимербаков, «Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте» рәисе Рәшит Мәһдиев, «Питер Буйлары» ассоциациясе президенты Юлия Хучашева оештырды. Татар-башкорт иҗтимагый оешмалары активистлары хәрбиләргә бүләкләр әзерләде.

Очрашу барышында Айдар Галимов махсус операция катнашучыларына яраткан җырларын башкарды. Оештыручылар хәрбиләргә ярдәм күрсәтү кысаларында алга таба да хезмәттәшлек итәргә һәм киләчәктә дә мондый хәйрия чаралары үткәрергә өмет белдерде, диелә хәбәрдә.

Татар-информ.

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: