Барлык яңалыклар
Новости
13 ноябрь 2024, 14:00

"Әдәби марафон" чылар бүләкләнде

Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле татар гимназиясенең Әдәби марафонда катнашкан укучыларын  гимназия линейкасында бүләкләү тантанасы булып үтте.

"Әдәби марафон" чылар бүләкләнде
"Әдәби марафон" чылар бүләкләнде

Төбәк язучысы, татар шагыйрәсе Зәйфә Салихова махсус  марафончыларга бүләк итү өчен “Офык яктысы” китабын (дүрт авторның күмәк җыентыгы)  уку йортына тапшырган иде, һәм алар әлеге китапны алу шатлыгын кичерделәр.

Бәләбәй  "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасы әгъзасы Гөлфия Зиннәтуллина укучыларга калфаклар,түбәтәй бүләк итте.

 Гимназия директоры Дамир Фәнис улы кулыннан Дипломнар алу укучылар өчен зур мәртәбә булды.

 Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәттахова Люзия Назир кызы марафон турында тәфсилләп сөйләде, башкаларны да катнашырга өндәде, марафонны оештыручы әйдаманыбыз Нурия Вәлиәхмәтовага, Раил Гатауллинга рәхмәт әйтте. Укучылар киләсе әдәби марафонда да катнашырга теләк белдерделәр.

Гүзәл туган телебезне, нәфис әдәбиятны, әдипләребез иҗатын популярлаштыруны максат итеп куйган әлеге зур чара берничә мәртәбә уздырылда инде. Зур тырышлык куеп балаларны да җәлеп итә алган Люзия Нәзир кызына рәхмәт. Ә ул үзе – иң актив марафончы, һәрчак бик теләп катнаша. Һәр җәһәттән актив милләттәшебез Гөлфия Зиннәтуллинаның да Әдәби марафонда катнашуы күңелле.

Алдагы марафонда катнашучыларның саны тагын да артыр дип ышанасы килә.

Зәйфә Салихова.

Фотолар татар гимназиясеннән.

 

 

"Әдәби марафон" чылар бүләкләнде
"Әдәби марафон" чылар бүләкләнде
"Әдәби марафон" чылар бүләкләнде
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: