Барлык яңалыклар
Новости
14 ноябрь 2024, 13:00

18 минут сеңлесенең гомере өчен көрәшкән

Башкортстанда Анна-Элиза Ванюшкина 18 минут йөрәге туктаган сеңлесен терелтергә маташкан. Аны «Күрсәткән батырлыгы өчен» медале белән бүләкләделәр.

18 минут сеңлесенең гомере өчен көрәшкән
18 минут сеңлесенең гомере өчен көрәшкән

Бу хәл 2021 елның июнендә булган. Ул вакытта мәктәп укучысы Анна-Элиза бер яшьлек сеңлесе һәм әтисе белән Бедеев Аланы авылында өендә кала. Укучы кыз беразга бакчага чыга, ә кире кергәндә ишек алдында яңгыр суы тулган ваннада яткан сеңлесе Есенияне күрә. Баланың яшәү билгеләре булмый.

Анна-Элиза сеңлесен судан тартып чыгара һәм йөрәк-үпкә реанимациясен ясый башлый. Аны ничек дөрес эшләргә икәнен телефоннан әнисе әйтеп тора. Ул 18 минут сеңлесенең гомере өчен көрәшә. Баланың йөрәге эшләп китә. Икенче көнне үк Есения реанимациядә комадан чыга...

Анна-Элизаның бу гамәле Уфада «Батырлык йолдызлыгы» фестивалендә билгеләп үтелде.

фото: башинформ

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: