Беренче тапкыр интеллектуаль ярыш Әзәрбайҗан Республикасының дәүләт флагы көненә багышланды. Оештыручысы “Дебют” шахмат мәктәбе җитәкчесе Римма Ногыманова, ә БРның “Әзәрбайҗан халкының дуслык йорты” җәмәгать оешмасы әлеге чарага спонсорлык ярдәме күрсәтергә теләп риза булды.
Иҗтимагый оешма рәисе Рана Ибраһимова, БР Шахмат федерациясе башкарма директоры Денис Малин һәм Уфа районыннан хөкемдар Илнур Валиев катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгат иттеләр.
Ярышларга Бәләбәй, Шаран һәм Бүздәк районнарыннан төрле яшьтәге шахматчылар җыелды.
Оештыручыларның сүзләренә караганда, интеллектуаль көрәш бик көчергәнешле булган. Һәр уенчы үзенең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтергә, көндәшләреннән өстен икәнлеген исбатларга тырышкан. Тамашачылар уеннар барышын кызыксынып күзәткән, үз фаворитлары өчен җан атканнар, уңышларына сөенгәннәр.
Көндәшлек җитди булуга карамасатан, җиңүчеләр ачыкланган, алар: Иван Кияшко, Арслан Исламов, Риана Зарипова һәм Урал Ситдиков Бәләбәйдән; Анастасия Андреева Максим Горький ис. токымчылык заводы усадьбасы авылыннан һәм Николай Кузьмин Шаран районыннан.
– Тиз шахмат буенча турнир – шахматчыларга тәҗрибә уртаклашу, яңа белемнәр алу өчен шәп мөмкинлек. Бу вакыйга традициягә әйләнер һәм катнашучыларны күбрәк җәлеп итәр, – диде Римма Ногыманова.
Бу спорт бәйрәме “Демография” милли проектының “Спорт – яшәү нормасы” федераль программасы чикләрендә узды.
Регина Иванова. Эльвира Каһирова фотолары.