Барлык яңалыклар
Новости
14 ноябрь 2024, 11:00

Башкортстанда кышкы юлларны тотуга 1,2 мең берәмлек техника җәлеп ителәчәк

Атна саен уздырыла торган оператив киңәшмәдә, ә аны республика башлыгы Радий Хәбиров уздыра, 11 ноябрьдә  төбәктә автомобиль юлларын кыш тиешле тәртиптә  тотуга әзерлек җәһәтеннән фикер алыштылар.

Башкортстанда кышкы юлларны тотуга 1,2 мең берәмлек техника җәлеп ителәчәк
Башкортстанда кышкы юлларны тотуга 1,2 мең берәмлек техника җәлеп ителәчәк

Эшкә юнәлеш бирү, оператив хәлгә һәм катлапулы һава шартларына оператив җавап бирү өчен Башкортстан Юл хуҗалыгы идарәсенең, диспетчерлык хезмәтләренең һәм подряд оешмаларының эше тәүлек әйләнәсенә  оештырылган. Бу хакта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Любовь Минакова хәбәр итте.

Төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге юлларда (барлыгы 23 мең чакрымнан артык) күпләп кар яву, бозлавык сөземтәләрен бетерү өчен 1200 тирәсе техника берәмлеге җәлеп ителәчәк. Шулай ук бозлавыкка каршы113 мең тонна материал әзерләнгән. 797 чакрым федераль юлларда 176 берәмлек техника эшләячәк.

 – Хәрәкәтне чикләү турында бөтен мәгълүмат социаль челтәрләрдә, Транспорт министрлыгының һәм республиканың Юл хуҗалыгы идарәсенең рәсми сайтларында, шулай ук мәгълүмати чараларында урнаштырылачак, – диде Любовь Минакова.

Зәйфә Салихова әзерләде.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: