Барлык яңалыклар
Новости
15 ноябрь 2024, 11:00

Бәләбәй студентлары туган җирләре белән бәйләнешне ныгыталар

Республика башкаласында Бәләбәй районы хакимияте хезмәткәрләре Бәләбәй районынан чыккан Уфада югары һәм урта-һөнәри  белем бирү учреждениеләрендә укучы студентлар белән очраштылар.

Бәләбәй студентлары туган җирләре белән бәйләнешне ныгыталар
Бәләбәй студентлары туган җирләре белән бәйләнешне ныгыталар

Мондый чаралар күптәннән күркәм йолага әйләнде һәм ачыктан-ачык сөйләшү форматында даими уза. Бу юлы студентлар гадәттәгенчә  “Яшьтәш” яшьләр сәясәте учреждлениесендә түгел, «Йәшлек House» яшьләр киңлеге мәйданчыгында җыелдылар.

 – Бу очрашулар яшьләрне укуларын тәмамлагач Бәләбәйгә кайтару өчен оештырыла, – дип билгеләде Социаль үсеш идарәлегенең яшьләр бүлеге начальнигы Ләйсән Зарипова. – Уфа вузларында һәм колледжларында укучы, кайандыр Бәләбәй районынында яшьләр  хәрәкәте активистлары булган 13 студент шатланып чарага безнең чакыруны кабул иттеләр.

Диалогның төп темасы яшьләр якташлыгы һәм аның эше нидән гыйбарәт икәне булды. Очрашуда катнашучылар якындагы планнары, бергә эшләү мөмкинлекләре һәм үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту турында сөйләштеләр.

Якташыбыз, Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рамил Бадамшин очрашуда почетлы кунак булды.

Егетләр һәм кызлар спикерларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, шулай ук Бәләбәй районы якташлык оешмасы рәисен сайладылар. Күмәк тавыш бирү белән рәис итеп 15нче мәктәпне тәмамлаган, хәзер нефть-техник университеты (УГНТУ ) студенты Азалия Галиева сайланды.

БХ белешмәсе

Яшьләр якташлыклары ассоциациясе – республиканың төрле районнары һәм шәһәрләреннән яшьләрне берләштерүче иҗтимагый оешма. Бу егермедән артык якташлык, аларның эшчәнлеге берничә юнәлешне колачлый: яшь кешеләрнең үзләрен тормышта табуга ярдәм, милләтара татулыкны үстерү, республиканың кадрлар резервын булдыру.

Регина Иванова.

Фотолар яшьләр бүлегеннән.

 

Бәләбәй студентлары туган җирләре белән бәйләнешне ныгыталар
Бәләбәй студентлары туган җирләре белән бәйләнешне ныгыталар
Бәләбәй студентлары туган җирләре белән бәйләнешне ныгыталар
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: