Новости
15 Ноября 2024, 12:00

Бәләбәйнең гимнаст кызлары Уфада турнирда алтын медальләр яуладылар

Уфада нәфис гимнастика буенча «Simba RG Cup» ачык турниры узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бәләбәйнең  гимнаст кызлары Уфада турнирда алтын медальләр яуладыларБәләбәйнең  гимнаст кызлары Уфада турнирда алтын медальләр яуладылар
Бәләбәйнең гимнаст кызлары Уфада турнирда алтын медальләр яуладылар

Бәләбәйнең “Чемпион” спорт мәктәбе яшь гимнаст кызлары искиткеч чыгышлар күрсәтеп, хөкемдарларны һәм тамашачыларны таң калдырганнар.

Ева Нилова, Сафина Гатауллина, Алиана Мәҗитова, Самира Гильманова, Таисия Галактионова һәм Владлена Петрова үз яшь төркемнәрендә алтын медальләр яуладылар.

Төркемле күнекмәләрдәге чыгышлар аеруча хәйран иткән! Мария Соломина, Алиана Мәҗитова, Камилла Гимазетдинова, Самира Гильманова һәм Таисия Галактионова осталык һәм синхронлык күрсәтеп, лаеклы җиңүгә ирешкәннәр.

Тренерлары  Нина Федорованың тырыш хезмәте һәм һөнәрилеге аркасында мондый уңышка иршеп булган. Аның бай тәҗрибәсе, үз эшенә бирелгәнлеге һәр кызның мөмкинлеген  ачарга һәм бик шәп күрсәткечләргә ирешергә ярдәм иткән.

Регина Фәизова әзерләде. Фото спорт мәктәбеннән.

 

 

Бәләбәйнең  гимнаст кызлары Уфада турнирда алтын медальләр яуладылар
Бәләбәйнең гимнаст кызлары Уфада турнирда алтын медальләр яуладылар
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас