Барлык яңалыклар
Новости
15 ноябрь , 13:00

Баженовча камилләштерү

 “Баженово челтәр үрүчеләре” ирекмәннәр төркеме – Приют маскировка челтәрләре үрү үзәге филиалы – ике ай элек оештырылды. Шуннан бирле баженовлылар 26 челтәр әзерләп фронтка озаттылар.

Баженовча  камилләштерү
Баженовча камилләштерү

Ирекмәннәр арасында хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә бар. Хезмәт ветераны Иван Иванов, Игорь Смирнов, Әдһәм Шәймөхәмәтов үзләрен “техник ярдәм төркеме” дип атыйлар. Алар маскировка челтәрләре үрү өчен камуфляж тасмалар кисә торган станокны карарга Приютка барып кайтканнар.  Интернетта тапкан сызымнарга карап, оста авыл кешеләре кул астындагы материаллардан шундый  ук конструкцияне эшләгәннәр генә түгел, технологик процессны камилләштергәннәр дә.

 – Без киселгән тасмаларны өемгә җыя торган кондуктор әзерләдек. Моңа кадәр  кисү станогы операторына аларны берәмләп җыярга һәм бабинага урарга туры килә иде, ә хәзер моңа вакыт уздырасы юк, – дип сөйләде Игорь Смирнов, бергә уйлап тапкан корылма турында.

Сергей Шалаев та  кергән техник ярдәм төркеме Приюттан кайтарылган үрү станогын өчтән алты метрга кадәр киңәйткән. Бу үрүчеләрнең эшен сизелерлек тизләткән.

 – Башта тырышып өйрәнергә туры килде, хәтта бәләкәй генә хата да рәсем схемасын җимерүгә һәм начар сыйфатлы эшкә китерергә мөмкин, шуңа күрә баштагы вакытта бер челтәрне әзерләүгә икешәр көн китә иде, ә хәзер бу бурычны өч-дүрт сәгатьтә башкарабыз. Безнең ирекмәннәр төркемендә 20ләп кеше. Приюттан челтәр килү белән җыелып эшкә тотынабыз. Һәр әзер челтәргә яугирләргә батырлыклары өчен рәхмәт сүзләре язылган хатлар, солдатларның гомерен саклау өчен догалыклар салабыз, – ди Светлана Селезнева.

Баженово ирекмәннәре арасында балалары һәм туганнары махсус хәрби операциядә булганнар да бар. Мәсәлән, Ирина Тарганованың улы 2022 елның сентябреннән СВОда. Нина Третьяк, Алия Смирнова һәм Әдһәм Шәймөхәмәтовның туганнары кулларына корал тотып неонацистларга каршы көрәшәләр.

Кардәшләре Украинада калганнар да хәрби хәркәтләрнең җиңү белән тәмамлануын көтәләр.

– Мин каты  алышлар барган Рубежный шәһәрендәтудым.  Урындагы священник туганнарымны аннан украина гаскәрләре уты астында автобуста алып чыкты. Ә Кременная шәһәрендә яшәгән туганнар, кызганычка каршы, чыга алмадылар. Бөтен күңелебез белән тизрәк тынычлык урнашуын, сугышчыларыбызның җиңү белән өйләренә кайтуларын теләп, догалар укыйбыз.  Ул чагында без туган җирләргә бара, якыннарыбызны күрә, әти һәм әни, ата-бабаларыбыз каберләренә баш ия алыр идек, – ди Ольга Смирнова.

 – Безнең авылда маскировка челтәрке үрү пункты булуга без шат. Бу эштә күптән катнашасы килә иде, – дип уртаклашты актив ирекмәннәрнең берсе Алия Смирнова.

 Баженово ирекмәннәрен махсус операция бурычларын үтәүче ил хәрби хезмәткәрләренең җиңәчәгенә ышаныч, аларны яклау теләге берләштерә. Һәр маскировка челтәренә тасмалар белән бергә алар ана мәхәббәте һәм СВОда катнашучыларның һәрберсенә дога  кушып үрәләр.

Баженово авылында яшәүчеләр, районның бөтен гамьле кешеләре сыман, Туган ил сакчылары өчен гуманитар ярдәм туплыйлар. Сугышчыларга кирәкле әйберләр һәм продуктлар белән посылкалар озаталар.

Шаймуратовчылардан “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” язуы белән торт челтәр үрүчеләр өчен көтелмәгән сөенеч булган. Сугышчылардан бу символик бүләк аларны арытаба да эшләргә көч-дәрт өстәгән!

Баженово авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре ирекмәннәр төркеме өчен кирәкле шартлар тудырырга тырышлалар. Монда куелган макесатларга ирешү өчен көчләрне берләштерә беләләр.

Римма Солтанова.

 Елены Петрова фотолары.

 

 

Баженовча  камилләштерү
Баженовча  камилләштерү
Баженовча  камилләштерү
Баженовча камилләштерү
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: