Кызганычка каршы, заманның үзгәреш җилләре гармун моңнарына да кагылды. Авылларда элекке гармунчы абыйларның күбесе бакыйлыкка күчте, яңа заман балалары, егетләренең гармунга бик исе китми шикелле, һәркем кулында телефон.. Шулай дип яздым да, туктале, беркадәр хаталанам бит мин дип уйлап куйдым.
Бөтен гыйллә кызыксындыра белүдә, асылыбызга кайтуга тәүге адымнар ясауда. Менә шул хакта сүзем.
Быел август ахырында Казанда үткән Шәһәр көнендә янә меңгә якын гармунчыны туплаган искиткеч гармунчылар парады булды.Әлеге бәйрәмнәр вакытында Башкортстаннан да ике коллектив тальян гармун белән бүләкләнде, һәм шуларның берсе безнең Татар гимназиясе иде. Бу хакта “БХ” язып чыкты. Уку оешмасының сәнгать бүлеге җитәкчесе, музыкант Тимерхан Әхмәтовның ул гармунны алып кайтуы зур шатлык булды. Һәм шуннан башланды да инде!
Аның әйтүенә караганда, байтак балаларның шул гармунны тотып карыйсы, уйнарга өйрәнәсе килә икән. “Тамаша залында торган әлеге гармунны кулларына алыр өчен малайлар иртә таңнан гимназиягә йөгереп киләләр, уйнарга бик кызыга алар”, – ди ул.
Балалар күп, ә гармун берәү генә. Нишләргә? Әлбәттә, бу хакта Татар конгрессының урындагы бүлекчә җитәкчесе Рәсүл Корбан улы да белеп кала. Ә ул тынгысыз, игелекле җан, Бәләбәй татар дөньясының тоткасы, бар җәһәттән ярдәм кулын сузарга әзер. “Балалар уйнарга өйрәнсеннәр әле, араларында берсе булса да гармунчы булып китәр, киләчәктә без ,бәлки, сәхнәләрдә гармунчылар ансамбле уйнаганын күрү-тыңлау бәхетенә ирешербез, дигән ният, хыял белән таныш-белешләреннән сорашып- белешеп, бозылмаган, әмма уйналынмый тик яткан гармуннарны эзләргә, җыярга тотынган. Бүген ул татар гимназиясенә берничә шундый берничә гармун тапшырган! Нинди матур гамәл бит бу, нинди яхшы идея!
Үз уйнар сәгатьләрен көтеп ятучы гармуннар тагын бардыр әле ул.
Чормаларда, гаражларда
Ятмасыннар гармуннар!
Өйрәнсеннәр яшь балалар,
Яңгырасын җыр-моңнар!
Зәйфә Салихова.