Новости
15 Ноября 2024, 10:00

Мәскәүдә Мостай Кәримгә багышланган чара узачак

  16 ноябрьдә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә танылган башкорт шагыйре, язучы һәм драматург Мостай Кәримгә багышланган чара узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. 16 ноябрьдә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә танылган башкорт шагыйре, язучы һәм драматург Мостай Кәримгә багышланган чара узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.  

Добавить в предпочтительные источники Google
Мәскәүдә Мостай Кәримгә багышланган чара узачакМәскәүдә Мостай Кәримгә багышланган чара узачак
Мәскәүдә Мостай Кәримгә багышланган чара узачак

2024 елда башкорт әдәбиятының күренекле вәкиле Мостай Кәримнең тууына 105 ел тулды. Ул әдәби мираска зур өлеш кертеп кенә калмады, ә үз халкының рухын тирәнтен аңлаган мәшһүр җәмәгать эшлеклесенә дә әверелде. Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрьнең иҗаты бүген дә укучыларны илһамландыруын дәвам итә.

Мостай Кәримнең мирасы жанрларның киң спектрын (шигърият, проза, драма һәм публицистика) колачлый. Аның туган җиргә һәм аның мәдәниятенә мәхәббәт белән сугарылган әсәрләре башкорт әдәбияты һәм театрының алтын фондына керде, диелә хәбәрдә.

Татар-информ.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас