Яңа, заманча модульле комплексны файдалануга тапшыру вакыты якынлаша, анда прокатка спорт инвентаре да алырга, уңайлы шартларда кием алыштырырга да мөмкин булачак.
– Проект “АММА” предприятиесе белән бергә район хакимияте тарафыннан тормышка ашырылды.
“Биредә хөкемдарларга аерым бүлмә, җиһазлар өчен склад һәм каргизгеч, чаңгы трассасын әзерләү техникасы өчен масус гараж биналары бар. Без шулай ук җәядән ату күнекмәләре уздырыу өчен тирны да онытмадык – бу биатлон буенча талантлы спортчыларыбызны әзерләргә яхшы шартлар тудырачак, – дип хәбәр итте муниципалитет башлыгы Азат Сәхәбиев.
Яңа объектны бу сезонда беренче чаңгы ярышлары уздырганда ачу көтелә.
Светлана Шириня.