"18 яшемдә әтием үлде. Шунда авызыма бер тамчы да аракы капмыйм, яхшы тормыш алып барам, синең битеңә кызыллык китермим, – дип нәзер әйттем. Шуннан соң 10 ел эчмәгәч, кайвакыт егетләр белән елына бер булса да ярты рюмка виски, вино эчеп куя башладым. Һәм мине шушы нәзер тота иде. Я авариягә эләгәм, я нәрсә... Хәзер бер 3 еллап инде бер йотым сыра да эчкәнем юк», – ди җырчы.
Моны ул «Сер итеп кенә» тапшыруында әйтте.
Фирдүс Тямаев исерткеч эчемлекләрне тәмле җимеш сулары, алмалар, лимон салып ясалган чәйләргә алыштырган. Аның гримеркасында да 3 литрлы банка белән чәе гел үзе белән икән. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк, әйеме?
Фото: "татар-информ".