– Конкурсның муниципаль этабында җиңүче, ә ул ноябрь ахырына билгеле була, районны төбәк дәрәҗәсендә күрсәтәчәк, – дип хәбәр итте район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев.
Район газетасында “Айнык авыл” конкурсына актив әзерләнгән авыл советлары һәм авыл кешеләре турында без язып килдек.
“БХ” белешмәсе
2024 елда “Айнык авыл” конкурсының приз фондын 48 млн 400 мең сумга кадәр арттырдылар. Димәк, акчалата призларны күбрәк проектта катнашучылар алачак һәм авылларын төзекләндерүгә тотыначаклар.
2019дан 2024 елгача конкурста 3000нән артык авыл биләмәсе катнашкан, шулар исәбендә Бәләбәй районының Глуховская шифаханәсе авылы. Бүген төбәктә конкурста җиңгән 39 яшәү пункты “Айнык авыл” исемен йөртә.
Римма Солтанова әзерләде.