Оныгы Ленаның көтеп алган кызы тугач, сөенечтән башы күккә тигән Маруся түти ут күршеләрен, алар белән бергә мине дә, чәйгә дәште. Бәби бүләге кыстырып, мин вакытына аларга барып кердем. Өйдә бәйрәм кәефе – түрдәге бүлмәдә яшь әни белән яшь әти иснәп туя алмаслык сабый яткан койка янында бөтерелә. Ә алгы яктагы бер бүлмәдә бәйрәм табыны әзерләнгән. Маруся түти безне өстәл тирәли утыртты, үзе кухня белән бүлмә арасында яшь кызлардай бөтерелеп кенә йөри. Аңа ярдәмгә эчкәрге бүлмәдән Лена да чыкты.
Өстәл уртасында күпереп пешкән ипи телемнәре кисеп куелган.
Зур тарелкаларда сыер, каз ите, бәрәңге, кишер...
–Җитешегез әле, малыйлар, ипиен алыгыз, үзем пешердем, – ди 83 яшьтәге Маруся түти. Ник бер акценты булсын, саф татарча сөйләшә.
–Рәхмәт, Маруся, рәхмәт, барсы да алда, бик тәмле, – ди саф татарча Нина апа. Аның рус милләтеннән булганын, ахыргача татар ире белән бик тату торганын белмәгән кеше, валлаһи, татар хатыны дип уйлар иде.
–Ходайга рәхмәт, озын гомер бирде, оныгымның баласын кулыма алып сөям, – дип Маруся түти, эченә сыймаган шатлыгын безнең белән уртаклаша.
– Алаһы беорса, Таняңның йөгереп йөргән чагын да күрерсең әле, – ди Раузаттәй.
Без бу матур Бәби табынында Маруся түти кулдан нәзек кенә итеп кискән тукмач салып пешергән итле аш та, татарларның яраткан милли ризыгы гөбәдия дә ашадык, сөтләп, баллап чәй эчтек. Әбекәйләрем еракта торып калган яшь чакларын да, инде бакыйлыкка күчкән, мин белмәгән башка күршеләрен дә яхшы сүз белән искә алдылар. Кереп-чыгып йөргән Лена күбрәк русча эндәшсә дә, татарча корылган табын татарча барды. Мин сокланып та, гаҗәпләнеп тә утырдым: аларның өчесе дә рус телен дә яхшы белә бит, ә сөйләшүләре гел татарча. Әйткәндәй, күп чувашлар татарчаны сиптерә генә, ә менә безнең арада чуваш телен белгәннәр күп дип әйтеп булмый. Нилектән татар теленә өстенлек бирелде? Заманында шушы ут күршеләренең дә балалары йөргән балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Раузаттәйгә ихтирам йөзеннәнме? Алай дисәң, сугыш чоры балалары буларак, бәләкәйдән кыенлыклар күреп үскән, кияүгә чыгып, менә дигән балалар тәрбияләп үстергән бу өч ак инәйнең өчесе дә зур хөрмәткә лаек. Бу бары тик бер кызы Раузаттәй булган татар халкын, аның туган телен, милли ашларын яратуның матур бер чагылышы булды.
Раузаттәй шикелле татарчаны су кебек эчкән Маруся түти белән Нина апага сокланып утырганда, баштан җанны әрнеткән күңелсез бер уй йөгереп үтте: ә безнең арада туган телен, динен, моңын санга сукмаган, оныткан маңкортлар күпме?!.
P.S. Бу әбекәйләрнең дә бакыйлыкка күчүләренә байтак. Урыннары оҗмахта, рухлары шат булсын.
Зәйфә Салихова.
Фото ачык чыганаклардан.