Узган еллардагы сыман, быел да анда тәмле ризыклар әзерләү буенча осталык класслары уздырыла. Аны уздыруга шәһәрдә билгеле аш-су остасы Тәслимә Ханнанованы чакыралар.
Узган якшәмбедә дә ул мәчет ашханәсендә балаларны пилмән ясау серләренә төшендерде. Әйткәндәй, ризык әзерләү кызларга гына түгел, малайларга да кызык, бу юлы чарага гел малайлар килгән.
– Бу малайлар үсеп, өйләнгәч, хатыннарына үзләре сыйлар әзерләп ашатырлар әле, – диләр мөселман кардәшләр Света Андреева белән Илина Сәйфуллина.
Тәслимә ханым, без белгәнчә, камыр өчен су, йомырка, тоз, көнбагыш мае, әлбәттә, он ала. Малайлар тырышып-тырышып камыр бастылар һәм аны беразга каплап куйдылар.
– Ә нигә шунда ук пилмән ясый башламыйбвыз? – дип сорый Әхәт Галиәхмәтов, Башка балалар – Тухтаев Ильяс, Али белән Исмаил Амоновлар да шул сорауны бирәләр..
– Камыр бер 15-20 минут ял итәргә, өлгерергә тиеш, – ди Тәслимә ханым.
Иң күңеллесе, дәрес беткәч, балалар өлкәннәр пешереп биргән пилмән белән сыйландылар.
Аһ, үз кулларың белән ясаган пилмән бигрәк тәмле!
Зәйфә Салихова.
Автор фотосы.