Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь , 11:00

“Әйдәгез бер-беребезне ихтирам итик”

Толерантлык – бүгенге дөньяда күп проблемаларны хәл итүгә ачкыч. Соңгы елларда террорчылык һәм сабыр булмау актлары ешайды, ә бу динара, милләтара һәм башка низагларны кискенләштерә.

“Әйдәгез бер-беребезне ихтирам итик”
“Әйдәгез бер-беребезне ихтирам итик”

16 ноябрьдә дөньяда бик күпләр Халыкара толерантлык көнен билгелиләр. Бу мөһим көн алдыннан Приют балалар китапханәсендә “Әйдәгез бер-беребезне ихтирам итик” дигән әңгәмә оештырылды.

Очрашуның төп темасы  бер-бербезнең аермалыкларын аңлап һәм кабул итеп, бергә яши белү булды. Чарада катнашучылар төрле физик һәм дини үзенчәлекләре булган кешеләрне аңлауның, шулай кабул итүнең, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булуның, бергә берләштергән якларны табуның  мөһимлеге турында фикер алыштылар.

Китапханәче балаларга мавыктыргыч презентация тәкъдим итте, алар “Тату гаилә” кытай икәятен тыңладылар, изгелек турындла мәкальләрне искә төшерделәр һ.б.

Аннары катнашучылар “Тылсымлы йомгак”, “Комплиментлар” уеннарын уйнап, үзләрен толерантлыкка тикшерделәр.

Рәмзилә Камеристова.

“Әйдәгез бер-беребезне ихтирам итик”
“Әйдәгез бер-беребезне ихтирам итик”
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: