Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь , 13:00

Башкортстанда беренче крематорийның кайчан төзеләчәге билгеле булды

 Каршы килүчеләр күп, әмма  крематорий барыбер төзеләчәк...

Башкортстанда беренче крематорийның кайчан төзеләчәге билгеле булды
Башкортстанда беренче крематорийның кайчан төзеләчәге билгеле булды

2026 елда Башкортстан территориясендә  беренче крематорий төзелүе ихтимал.  Бу хакта РБК Уфа басмасында башкала мэриясенә сылтанып хәбәр итәләр. Мәгълүмат буенча, эшләрне финанслауны Республика адреслы инвестицияләр программасына кертсәләр, аны 2025-2026 елда төзеячәкләр.

Әлеге вакытта башкала хакимияте төбәкнең төрле ведомстволары белән шундый мөмкинлек өстендә эш алып бара, дип билгеләнә.

Исегезгә төшерәбез, моннан алда башкала властьлары  Орджоникидзе районында урнашырга тиешле крематорий өчен территорияләрне межалау һәм планлаштыру  проектын раслады. 2023 ел көзендә проектны Госэкспертиза хуплады.

Чыганак: bashinform.ru

Фото:Олег Яровиков

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: