0 °С
Болытлы
Журналист, язучы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, оста баянчы, күпъяклы талант иясе, Бәләбәй төбәге иҗатчыларының дусты һәм киңәшчесе иде Рөстәм Идиятуллин (әдәби тәхәллүсе Рөстәм Заманов).
Ул изге гамәлләре, тормышны яратуы белән кешеләр күңелендә, җирдә якты эз калдырды. Гаҗәеп җанлы юмористик хикәяләрендә икейөзле кешеләрдән, алдакчылардан, мактанчыклардан ачы көлде, ялагай-куштаннарны үткер сатира утына тотты, эчкерсез холыклы, җор күңелле геройларын дусларча юмор белән сурәтләп, укучыны елмаерга мәҗбүр итте.
Аның берничә китабы бар, иҗаты яратып укыла.
Зәйфә С алихова.