Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь , 11:05

Күршеләрнең "Дуслык" паркы ялт итеп тора

Ярмәкәй авылында "Дуслык"паркын төзекләндерү эшләре төгәлләнде.  

Күршеләрнең "Дуслык" паркы ялт итеп тора
Күршеләрнең "Дуслык" паркы ялт итеп тора

 Эш «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру » Федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды. Паркта каналлар ярлары ныгытылган, күперләр төзелгән, коймалар яхшыртылган, балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү өчен юл билгеләре куелган балалар автомобиль шәһәрчеге, күпфункцияле спорт мәйданчыгы, чаралар уздыру өчен эшләнгән, канал буйлап җәяүлеләр сукмаклары, Альп тавы, эскәмияләр һәм урналар, перголалар, беседкалар һәм башка бик күп нәрсәләр урнаштырылган. Паркны төзекләндерүнең соңгы этабында җәйге кафе,  бәдрәф, тагын бер ял зонасы, туристик навигация билгеләре һәм өстәмә урам яктырткычлары барлыкка килгән. Балалар мәйданчыклары һәм йомшак өслекле юллар, яшьләр һәм өлкәннәр өчен ял итү зоналары да бар.

Видеокүзәтү системасы урнаштырылды. Паркның бизәге – фонтан. 

Республика җитәкчелеге җәмәгать территорияләрен төзекләндерүгә зур игътибар бирә. Ләкин барысы да шулай ук урындагы хакимиятләрнең актив эшләвенә дә бәйле.

 Хакимият командасына халыкның фикерен, теләкләрен исәпкә алып, мондый проектларны гамәлгә ашыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләвеге өчен рәхмәт белдерәм. 

Ярмәкәй районында яшәүчеләрнең парктагы бөтен уңайлыклардан файдалануларын һәм аларга сак карауларын телим, - дип билгеләп үтте Башкортостанның  авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Әхмәтов.

Чыганак: Ярмәкәй

районы  хакимияте.

Зәйфә Салихова әзерләде.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: