Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь 2024, 16:00

Район Советы депутаты СВОга китә

Башкортстан Республикасында Халык фронты рәистәше, Бәләбәй район Советы депутаты Мурад Шафиков Русия Оборона министрлыгы белән контрактка кул куйды һәм махсус хәрби операция зонасына хезмәткә китә. Бу хакта Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев бәян итте. “Ул илнең оборона ведомствосы белән контракт төзүче депутатларның беренчесе булды. Ир-егетнең  сайлавы иң тирән ихтирамга лаек”, – дип билгеләде район җитәкчесе.

Район Советы депутаты СВОга китә
Район Советы депутаты СВОга китә

 – Һәр ир кеше тормышында шундый мәл җитә, ул гаиләсе һәм балалары өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. Илебез киләчәге өчен дә җаваплылык алырга вакыт җитте. Бәләбәй җире әле көчле һәм кыю кешеләр белән тулы. Бездән башка бу бурычларны беркем дә үтәми, – диде видемөрәҗәгатендә Шафиков.

 – Сүз дә юк, бу чын илсөярлек үрнәге күпләрне илһамландырачак. Мин аңа ихтыяр көче, ныклык һәм тизрәк гаиләсенә әйләнеп кайтуын теләдем. Мурад элемтәгә чыгарга һәм җиңү белән кайтырга вәгъдә бирде, – дип хәбәр итте Азат Сәхәбиев.

Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк Мурад Рим улы – гуманитар йөкләрне илтүне төп оештыручыларның берсе. Ул әллә ничә мәртәбә Донбасска барды,  фронтка иң кирәкле нәрсәләрне алып барып җиткерде. Донецк һәм Луганск  госпитальләрен даими нигездә ярдәм белән тәэмин  итте, хәрби табибларга тонналап медикаментлар, реабилитация чаралары, эчке кием һ.б. илтте.

Мурат Шафиков – республикада билгеле эколог, БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы каршындагы җәмгыять  советы әгъзасы, җәмгыять алдындагы казанышлары өчен “Путин командасы” премиясе белән бүләкләнгән. Аның җәмәгать эшчәнлеге Башкортстан һәм Донецк Халык Республикасы җитәкчелеге, хәрби подразделениеләр командованиеләре тарафыннан билгеләнгән. Өйләнгән, дүрт бала тәрбияли.

Светлана Шириня.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: