Барлык яңалыклар
Новости
21 ноябрь 2024, 15:00

“Бер карарга кил, сынап кара, сайла”

Бәләбәй механикалаштыру һәм электрлаштыру колледжында уку йортының чыгарылыш төркемнәре студентларының  эш бирүчеләр белән очрашуы  узды. Уку йорты директоры Петр Николаев модератор булды.

“Бер карарга кил, сынап кара, сайла”
“Бер карарга кил, сынап кара, сайла”

Чарада Башкортстан Республикасы  реаль икътисад секторының  16 предприятиесе (сәнәгать, энергетика һәм сервис хезмәтләре), шулай ук БР һөнәри әзерлек үзәге вәкилләре катнаштылар.

Колледжның социаль партнерлары егетләрне производство практикасы үтү шартлары, хезмәт хакы, карьер үсеше мөмкинлекләре, шулай ук студентларны максатка юнәлешле укыту белән таныштырдылар.

Фойеда предприятиеләр һәм оешмаларның  мәгълүмати стендлары урын алган иде. Студентлар эш бирүчеләргә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар.

Уку йорты һәм предпрятиеләр вәкилләре түгәрәк өстәл артында студентларны укытуда, практик әзерләүдә, шулай ук  колледж тәмамлаганнарны эшкә урнаштыруда бергә хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен карадылар.

Римма Солтанова.

 

“Бер карарга кил, сынап кара, сайла”
“Бер карарга кил, сынап кара, сайла”
“Бер карарга кил, сынап кара, сайла”
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: