16 нчы ноябрьдә кич соң гына чираттагы йөк төялгән 20 тонналы фура Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәренә илтеп җиткерелде. Анда - махсус хәрби операциядә хәрби вахтада торучы безнең яугирләребезгә кирәкле бөтен кирәкле әйберләр.
Районның йөзләрчә кешеләре зур йөк тупладылар, анда: өч автомобиль, такта материаллары, рабица челтәре, бензин пычкылары, генераторлар, төзелеш материаллары, шәхси гигиена әйберләре, эчәр су, туклану продуктлары, хәрби хезмәткәрләрнең туганнарыннан шәхси посылкалар һ.б.
Гуманитар конвойны муниципаль район Советы рәисе Сергей Лущиц, “Белводоканал” предприятиесе директоры Михаил Зубов, эшкуарлар Иван Власков, Марат Шафиков, Сергей Паньков озата бардылар.
Әйткәндәй, йөк Бәләбәй мәгълүмат үзәге – “Белебеевские известия” –“Бәләбәй хәбәрләре”, “Урал сасси” газеталары журналистлары һәм типография хезмәткәрләре тарафыннан җыелган акчага илтелде. Үзәк хезмәткәрләре яугирләрне яклауга 100 мең сум акча күчерделәр.
Светлана Шириня.