– Бу награда – безнең бөтен коллективның, зур тату гаиләнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Без продукциябезне яратып сатып алучыларга рәхмәтлебез. Арытаба да аларны гасырлардан килгән халык традицияләрен үтәп пешерелгән дөрес икмәк ашатырга, яңалыкларыбыз белән кулланучыларны шатландырырга тырышачакбыз, – ди предприятие җитәкчесе Диләрә Бәшарова
БР Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгы тарафыннан уздырылган конкурста катнашуга 12 номинация буенча 94 заявка килгән, бу җиңүгә дәгъвачылар арасында конкуренциянең югары дәрәҗәдә булуын сөйлм. Конкурс инновацияләрне актив кертүче һәм кулланучылар өчен уңайлы шартлар тудыручы иң уңышлы предприятиеләрне, эшкуарлар, муниципалитетларны ачыкларга мөмкинлек биргән.
Римма Солтанова.