Быел исемле спортчы Оборона министрлыгы белән контракт төзеде. Хәзер ул Запорожье юнәлешендә мотоукчылар ротасында пулеметчы булып хезмәт итә.
Александрның сүзләренә караганда, дуслары һәм тәрбияләнүчеләре Туган илне сакларга киткәндә ул читтә кала алмаган.
– Спорт белән профессиональ шөгыльләнәм, мин тренер, – ди Александр. – Хәтта СВОда да тренерлык эшемне калдырмадым. Кыска сроклы ял вакытында азат ителгән территорияләрдә балалар һәм өлкәннәр өчен күнекмәләр уздырдым – яшь буын белән тәҗрибәмне уртаклаштым.
– Хыялым – гаиләмә, туганнарым һәм якыннарым янына әйләнеп кайту, балалар тренеры булып эшемне дәвам итү һәм булачак чемпионнар тәрбияләү, – дип өстәде Александр Карцев.
Регина Фәизова әзерләде.
С. Караберов фотосы.