– Баженово корпусында әле 55 мең чебеш үстерәбез,аларны киләсе ел башында Русиянең көньяк төбәкләренә һәм чит илгә сатуга чыгарачакбыз. Шушы көннәрдә Чаганлы корпусына Свердловск өлкәсеннән 65 мең бер тәүлеклек чебешләр китерәчәкләр. Бу яшь кош-кортлар партиясе яз, шул исәптән халыкка да сатарга исәпләнгән, – дип сөйләде предприятие җитәкчесе Данил Фәрхетдинов.
Хуҗалыкта кошчылык өчен азыкны үзләре җитештерәләр. Агрофирмага 1000 гектар җир беркетелгән. Соңгы елларда лизингка берничә берәмлек яңа авыл хуҗалыгы техникасы сатып алганнар. Тагын бер ашлык уру комбайны һәм сиптергеч сатып алырга ниятлиләр.
Бүгенгә “Линда” агрофирмасы Бәлбәй районында тотрыклы үсүче авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе. Коллективта 21 кеше эшли. Югары производство күрсәткечләре өчен ел саен хуҗалык хезмәткәрләре югары дәүләт бүләкләре алалар.
Студентлар белән очрашу
Республика башкаласында Бәләбәй районы хакимияте хезмәткәрләре Бәләбәй районынан чыккан Уфада югары һәм урта-һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы студентлар белән очраштылар.
– Бу очрашулар яшьләрне укуларын тәмамлагач Бәләбәйгә кайтару өчен оештырыла, – дип билгеләде Социаль үсеш идарәлегенең яшьләр бүлеге начальнигы Ләйсән Зарипова. – Уфа вузларында һәм колледжларында укучы, кайандыр Бәләбәй районында яшьләр хәрәкәте активистлары булган 13 студент шатланып чарага безнең чакыруны кабул иттеләр.
Егетләр һәм кызлар спикерларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, шулай ук Бәләбәй районы якташлык оешмасы рәисен сайладылар. Күмәк тавыш бирү белән рәис итеп 15нче мәктәпне тәмамлаган, хәзер нефть-техник университеты (УГНТУ ) студенты Азалия Галиева сайланды.
Чаңгы сезоны яңача башлана
Бәләбәй Сәламәтлек сукмагында урнашкан чаңгы базасы күп еллар шәһәр кешеләре һәм күмәк ярышларда катнашучылар өчен уңайлыклары булмаган төссез вагоничкта иде. Хәзер барсы да башкача булачак...
Яңа, заманча модульле комплексны файдалануга тапшыру вакыты якынлаша, анда прокатка спорт инвентаре да алырга, уңайлы шартларда кием алыштырырга да мөмкин булачак.
– Проект “АММА” предприятиесе белән бергә район хакимияте тарафыннан тормышка ашырылды.
Яңа объектны бу сезонда беренче чаңгы ярышлары уздырганда ачу көтелә.
“Әйдәгез бер-беребезне ихтирам итик”
16 ноябрьдә дөньяда бик күпләр Халыкара толерантлык көнен билгелиләр. Бу мөһим көн алдыннан Приют балалар китапханәсендә “Әйдәгез бер-беребезне ихтирам итик” дигән әңгәмә оештырылды.
Очрашуның төп темасы бер-бербезнең аермалыкларын аңлап һәм кабул итеп, бергә яши белү булды. Чарада катнашучылар төрле физик һәм дини үзенчәлекләре булган кешеләрне аңлауның, шулай кабул итүнең, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булуның, бергә берләштергән якларны табуның мөһимлеге турында фикер алыштылар.
Китапханәче балаларга мавыктыргыч презентация тәкъдим итте, алар “Тату гаилә” кытай икәятен тыңладылар, изгелек турындла мәкальләрне искә төшерделәр һ.б.
Аннары катнашучылар “Тылсымлы йомгак”, “Комплиментлар” уеннарын уйнап, үзләрен толерантлыкка тикшерделәр.
"Әдәби марафон"чылар бүләкләнде
Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле татар гимназиясенең Әдәби марафонда катнашкан укучыларын гимназия линейкасында бүләкләү тантанасы булып үтте.
Гимназия директоры Дамир Фәнис улы кулыннан Дипломнар алу укучылар өчен зур мәртәбә булды.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәттахова Люзия Назир кызы марафон турында тәфсилләп сөйләде, башкаларны да катнашырга өндәде. Укучылар киләсе әдәби марафонда да катнашырга теләк белдерделәр.
Гүзәл туган телебезне, нәфис әдәбиятны, әдипләребез иҗатын популярлаштыруны максат итеп куйган әлеге зур чара берничә ел уздырылып килә. Зур тырышлык куеп балаларны да җәлеп итә алган Люзия Нәзир кызына рәхмәт. Ә ул үзе – иң актив марафончы, һәрчак бик теләп катнаша. Һәр җәһәттән актив милләттәшебез Гөлфия Зиннәтуллинаның да Әдәби марафонда катнашуы күңелле.
Пилмән ясарга өйрәнделәр
Тарихи мәчет тормышында бер күркәм йола үз урынын алды – ул балаларны ризыклар пешерергә өйрәтү.
Узган еллардагы сыман, быел да анда тәмле ризыклар әзерләү буенча осталык класслары уздырыла. Аны уздыруга шәһәрдә билгеле аш-су остасы Тәслимә Ханнанованы чакыралар.
Узган якшәмбедә дә ул мәчет ашханәсендә балаларны пилмән ясау серләренә төшендерде. Әйткәндәй, ризык әзерләү кызларга гына түгел, малайларга да кызык, бу юлы чарага гел малайлар килгән.
– Бу малайлар үсеп, өйләнгәч, хатыннарына үзләре сыйлар әзерләп ашатырлар әле, – диләр мөселман кардәшләр Света Андреева белән Илина Сәйфуллина.
Тәслимә ханым, без белгәнчә, камыр өчен су, йомырка, тоз, көнбагыш мае, әлбәттә, он ала. Малайлар тырышып-тырышып камыр бастылар һәм аны беразга каплап куйдылар.
Иң күңеллесе, дәрес беткәч, балалар өлкәннәр пешереп биргән пилмән белән сыйландылар.
Аһ, үз кулларың белән ясаган пилмән бигрәк тәмле!
Кем көчле шахматчы?
Башкорт гимназия-интернатында шахмат буенча гадәти булмаган турнир үтте.
Ярышларга Бәләбәй, Шаран һәм Бүздәк районнарыннан төрле яшьтәге шахматчылар җыелды.
Көндәшлек җитди булуга карамасатан, җиңүчеләр ачыкланган, алар: Иван Кияшко, Арслан Исламов, Риана Зарипова һәм Урал Ситдиков Бәләбәйдән; Анастасия Андреева Максим Горький ис. токымчылык заводы усадьбасы авылыннан һәм Николай Кузьмин Шаран районыннан.
Бу спорт бәйрәме “Демография” милли проектының “Спорт – яшәү нормасы” федераль программасы чикләрендә узды.
Тупланманы Зәйфә Салихова әзерләде.