Барлык яңалыклар
Новости
25 ноябрь 2024, 11:00

“Акбузат”ны яраталар

Бәләбәй районының Приют бистәсендәге 14 нче «Ласточка» балалар бакчасының әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр – балалар өчен башкорт телендә  «Акбузат» журналының тугры дуслары, аңа актив язылучылар.

“Акбузат”ны яраталар
“Акбузат”ны яраталар

Алар беренче категорияле тәрбияче Гатауллина Резеда Хантимер кызы  белән яраткан журналларының һәр санын түземсезлек белән көтеп алалар, аны дәресләрдә кулланалар. Басма алар өчен бик кызыклы. Анда мавыктыргыч уеннар да, кул эшләре өчен материаллар да,  нәни китапчыклар, ачык төстәге рәсемнәр,  әкиятләр, хикәяләр дә – барсы да бар. Балаларны  игелекле һәм әдәпле булырга, якыннарга һәм туган җиргә карата ихтирам-хөрмәт  күрсәтергә өйрәтә  “Акбузат”.

Балалар бакчасы 2025 елда җирле башлангычларга ярдәм итү программасында тәрәзәләрне алыштыру проекты белән катнаша. Балалар һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре балалар бакчасының төзек һәм матур булуын телиләр.

Нурия Гарифуллина, балалар бакчасы мөдире.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: