Булачак гармунчы Әлшәй районының Буданьяр авылында туган. Мәктәптән соң Аксен авыл хуҗалыгы техникумында һөнәри белем ала. Аны Чакмагыш районының Рапат авылына комсомол оешмасы секретаре итеп чакыралар. Ул анда Алия исемле кыз белән гаилә кора. Тиздән лаеклы эш хакы турында хыялы артыннан Себернең бер районына эшкә юллана. 1994 елда Шәймөхәмәтовлар гаиләсе туган Башкортстанга кайтырга хәл итә. Алар Бәләбәй районының Баженово авылында төпләнәләр. Әдһәм Әхәт улы 2002 елга кадәр “Бәләбәй” совхозында үсемлекчелек буенча бригадир булып эшли.
Хуҗалык таркалгач, озак уйлап тормый, кулына яраткан уен коралын ала.
– Шулай килеп чыкты, музыка мине эшсезлектән коткарды, – дип сөйли Ә. Шәймөхәмәтов, тормыш юлындагы үзгәрешләр турында. – Үземне бәхетле кеше дип саныйм – ул минем өчен яраткан эш тә, күңел торышым да.
Шулай җир кешесе мәдәни өлкә хезмәткәре булып китә. Ул – Баженово авыл мәдәният йорты һәм “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәге аккомпаниаторы.
Мәгълүм ки, күп һәвәскәр гармунчылар уен коралында нота грамотасын белмичә һәм музыка белеменнән башка уйныйлар. Алар көйне ишетеп-отып алып уйный, әлбәттә, ишетү сәләте нәселдән дә килә.
– Балачакта гармунны ушым китеп тыңлый идем, музыка мине әсир итә иде. Еш кына күршебез Әнвәр белән Мөхәммәт агайның уйнаганын күрдем. Минем дә өйрәнәсем килде. Әти белән әни минем теләгемне сизеп, гармун алып бирделәр. Һәм шуннан бирле мин аннан аерылмадым дип әйтергә була, – дип сөйли Әдһәм Әхәт улы мавыгуынын ничек башлануы хакында. – Тиздән теләсә нинди көйне уйнарга өйрәндем. Гитарада да аккордлар уйный ала башладым.
11 яшендә үзлегеннән өйрәнгән гармунчының музыкаль “карьерасы” башлана. Ул авылда концертларда чыгыш ясый, кич утырганда һ.б. уйный. Ә гармуннан башка нинди туй булсын!? Тирә-якта бер генә гаилә тантанасы да Әдһәм көйләреннән һәм җырларыннан башка үтми.
– Барсын өйләндерде инде ул, – дип сүзгә кушыла гармунчының хәләл җефете Алия Рәфил кызы. – Менә шулай гомер буена гармуныннан аерылмый.
Әйткәндәй, ул Баженово клубында мәдәният оештыручы булып эшли. Бу матур пар өйдә дә, эштә дә бергә. 30 елдан артык инде.
Гармун – үзенә бертөрле музыка коралы ул, үз энергетикасы белән, диләр беплгечләр. Аның “серләрен” ачсаң – теләсә кайсы тыңлаучының күңел һәм йөрәк кылларын чиртәсең. Әдһәм Әхәт уты һичшиксез ул серләрне ачкан. Ул гармунында теләсә нинди халык көйләрен дә, заманча композицияләрне дә уйный ала. Аның музыкасы астында яше дә, карты да җырлый да, бии дә. Үзешчән музыкантның гаять оста уйнавын тыңлавы шундый рәхәт.
Ә. Шәймөхәмәтовның иҗатын район тамашачысы гына түгел, башка төбәкләрдә дә беләләр, чөнки ул төбәк һәм республика конкурсларында катнаша. Ул – Октябрьскийда узган “Уйна, гармун!” халык бәйрәме дипломы иясе, 2022 елда “Мин яратам сине, тормыш” XI республика фестивалендә “Соло” номинациясендә беренче урын яулаган. Барсын да санап та булмас.
Мәдәни учакта эш күп. Концертларга, чараларга , фестивальләрдә һәм конкурсларда катнашырга әзерләнүдән тыш, клубны да яхшы хәлдә тотарга кирәк. Бу эштә ир кеше кулларына бәһа юк.
– Бина иске, шуңа гел ремонт кирәк. Озак торганнан түбә тишелде – “ямарга” туры килде. Костюмнар, декорацияләрне дә үзебез тегәбез, ясыйбыз. Барсын да үзебез булдырабыз, – ди Әдһәм Әхәт улы.
Ә башкача ничек! Җаваплы хезмәткәрнең барсы да контрольдә булырга тиеш. Гармуны моңнары аны хезмәткә дә, ялга дә дәртләндерә.
Светлана Прокофьева.
Фото гаилә архивыннан.