Радэльнең әнисе – педагог. Ул гомерен яшь буынны укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган.
– Укытучы һөнәре – дөньяда иң мөһимнәрдән. Ул укырга, язарга һәм уйларга өйрәтә, чын өлкән дус һәм ярдәмче. Миңа калса, укытучылар дөньядагы бөтен нәрсәне белә! – дип сөйли малай әнисенең яраткан эше турында.
Лилия Фәхретдинова мәктәптә унике ел эшли. Радэльнең әйтүенә караганда, ул укучыларга карата таләпчән, әмма гадел, аларга күп көч сала, сабыр. Уңышларына шатлана һәм уңышсызлыкларына көенә. Мәктәптән соң Лилия Фәнил кызы өйдә дә актив эшли: дәресләргә әзерләнә, дәфтәрләр тикшерә һәм балалар өчен яңа биремнәр уйлап чыгара.
Эше күп булуга карамастан, якыннарына да вакыт таба. Фәхретдиновлар гаиләсендә ике ул үсә. Бәләкәйсе белән без инде таныш, ә өлкәне Риназ исемле. Ул дүртенче сыйныфта укый. Лилия Фәнил кызы арыган чакларында да һәр буш минутын алар белән уздырырга тырыша. Кичләрен алар төрле темаларга сөйләшәләр, укылган китаплар турында фикер алышалар, өстәл уеннары уйныйар.
– Әни минем теләсә нинди соравыма җавап бирергә әзер. Ял көннәрендә, каникулларда без озаклап бергә йөрибез, табигатькә чыгабыз, еш кына картәнидә булабыз. Әниемнең укытучы булуы белән гоурланам, – ди икенче сыйныф укучысы.
Әгәр педагог үз эшен һәм укучыларын ярата икән, ул үз һөнәренең чын остасы. Радэль әйтүенчә, аның әнисе шундый кеше.
Светлана Прокофьева.
.