Барлык яңалыклар
Новости
26 ноябрь 2024, 15:00

Иҗат гаиләдә башлана

Бәләбәйнең начар күрүчеләрне укытучы коррекцион мәктәбеннән яшь талантлар  “Мин һәм минем  гаиләм” республика  рәсемнәр һәм видеороликлар  конкурсында призлы урыннар яуладылар.

Иҗат гаиләдә башлана
Иҗат гаиләдә башлана

Җидедән унбиш яшькәчә үзенчәлекле балалар арасында иҗади ярышны БР Мәгариф һәм фән министрлыгы Бәләбәй коррекцион мәктәбе белән берлектә оештырдылар. Мондый конкурслар балаларга иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә, балаларны һәм өлкәннәрне бергә эшләргә берләштерә. Чара Русиядә Гаилә елына багышланган.

Оештыручыларның әйтүенә караганда, анда беренчедән сигезенче сыйныфка кадәр укучылар катнашкан. Республиканың 29 коррекцион учреждениесеннән 55 бала. Эшләр ике яшь төркемендә бәяләнгән. Жюри әгъзалары хөкеменә конкурста катнашучылар гаилә темасын ачкан рәсем һәм видеоролик тәкъдим иткәннәр.

 – Шартка ярашлы, һәр мәктәптән жюри  әгъзалары хөкеменә һәр номинация буенча бер эш тәкъдим итәргә кирәк  булды, – дип сөйләде укучыларының конкурста катнашуы турында өлкән тәрбияче Светлана  Ипатова.

Ул Бәләбәй коррекцион мәктәбеннән иң иҗади балаларның исемнәрен атады.

 – Яшь рәссамнардан беренче урын өчен призны Владислав Быков алды (җитәкчесе Светлана Фомина). “Видеоролик” номинациясендә Эльвина Ситдикова өченче урын яулады (җитәкчесе Альбина Ефремова). Без аларны чын күңелдән котлыйбыз! – диде Светалана Рәсим кызы.

Конкурста катнашучылар өчен  классташлары, укытучылар, дуслары җан атты. Әлбәттә, яраткан ата-аналары да. Алар –  таяныч, безгә көч һәм ышаныч бирә. Нәкъ гаиләдә без дөньяны белә башлыйбыз, яратырга, бер-беребезне аңларга өйрәнәбез. Ә тагын иҗат итәргә.

Светлана Прокофьева.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: