“Эш катлаулы. Чуен – бик үзенчәлекле материал, аны сак кына тергезергә кирәк. Аның каркасы буенча тагын да катлаулырак эшләр башкарырга кирәк. Җитәрлек акча бүленсә, эш графикка ярашлы барса, һәйкәл ел- ел ярымда әзер булачак”, – дип аңлатты Данир Гайнуллин.
Исегезгә төшерәбез, Салават Юлаев һәйкәле, аның астындагы постамент җимерек хәлдә. Шуңа күрә, белгечләр билгеләвенчә, аны реставрацияләү мотлак. Хәзер федераль әһмияттәге мәдәни мирас объекты барлык кирәкле тикшерүләрне үтә. Һәйкәлнең эчке каркасы бик начар хәлдә. Тикшерү барышында белгечләр монументның болтлар белән тоташтырылган урыннары тутыгуын, шулай ук эретеп ябыштырылган җөйләрнең ычкынуын ачыклаган.
“Башинформ” Салават Юлаев һәйкәленең торышын, шул исәптән эчтән төшерелгән кардрларны бастырып чыгарды.
Фото:Валерий Шахов
“Башинформ”мәгълүмат агентлыгы.