Барлык яңалыклар
Новости
27 ноябрь , 11:00

2025 елның 1гыйнварыннан Русиядә пенсияләр арта

Федераль бюджетның 2025-2027 елларга проектында страховка пенсияләрен түләр өчен 11 триллион сум акча салынган. Шушы суммадан 700 миллиард сумы аларны индексацияләүгә  юнәлтелә, дип хәбәр итте Русия Финанс министрлыгы.

2025 елның 1гыйнварыннан Русиядә пенсияләр арта
2025 елның 1гыйнварыннан Русиядә пенсияләр арта

Финанс министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2025 елның 1 гыйнварыннан эшләп йөргән һәм эшләмәгән пенсионерларга пенсия инфляция  кимәлендә  индексацияләнә. Икътисад министрлыгы аны 7,3 % дәрәҗәсендә булыр дип көтелә. Эшләмәгән пенсионерларның картлык буенча страховка пенсиясенең уртача күләме якынча 24 мең сум тәшкил итәргә тиеш.

Башинформ.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: