Барлык яңалыклар
Новости
27 ноябрь , 14:00

АКШ мәктәпләре безнекеннән нәрсәсе белән белән аерыла?

Андагы  мәктәпләрдә укучылар һәм укытучылар арасында мөнәсәбәтләр, Русиядәгегә караганда, күпкә кискенрәк тора икән.  

АКШ мәктәпләре безнекеннән нәрсәсе белән  белән аерыла?
АКШ мәктәпләре безнекеннән нәрсәсе белән белән аерыла?

   Мәгълүматларга күз салсак, АКШның һәр тугызынчы укытучысы укучылар һөҗүменә дучар була. Чөнки өлкән сыйныфларда укучыларның һәр бишенчесе мәктәпкә буш кул белән килми: пычак яки пәке, резина чукмар яки ату коралы белән коралланган була.

 Әмма АКШ мәктәпләрендә тәртип бозу һич тә җәзасыз калмый: Иң кечкенә җәза – директорга чакырту. Бу бик тә каты чара санала, укучылар моннан бик курка. Аннан кала – бер-ике көннән алып берничә айга кадәр мәктәптән куу. Ә артык кызу канлы укучы укытучыга яный-фәлән калса, шунда ук полиция чакыртыла. Үсмер берничә көнгә кулга алына, ә аның ата-анасы штраф түләргә мәҗбүр була.

   Фото: pedsovet.org

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: