-4 °С
Болытлы
“Умка” – төрле яшьтәге шат күңелле, дәрт-дәрманлы кешеләрнең зур гаиләсе ул. Клубны такси йөртүче Азат Локманов җитәкли.
Клубның туган көне итеп 1998 елның сигезенче марты исәпләнә. Аңа нигез салучы – кышкы йөзү буенча күп тапкырлар чемпион Зинаида Булыгина. Аның тырышлыгы белән буа биләмәсендә моржлар өчен вагончик булдырыла, клубның исемен дә ул уйлап таба һәм беренче йөзүчеләрне җыя.
Кышын һәр иртәдә кышкы йөзүне яраткан, чыныккан кешеләр буада бозлы суга чумалар. Традиция яши!
Рәмзилә Камеристова әзерләде.
Фотолар «Умка» моржлар клубыннан