Җәй чорында җыр-моң, нәфис сүз сөюче милләттәшләр белән очрашу мөмкинлеге бик булмый. Ә менә кыш алдыннан, көзге эшләр тәмамлангач, ял кичәсе оештыру бик вакытлы, өстәвенә, быелгы көз табигатьнең кабатланмас гүзәллеге, истәлекле вакыйгаларга бай булуы белән дә үзенчәлекле. Менә шуларны тамашачыга җиткерәсе иде дигән уй-ният белән “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгенең иркен залында узган чараны үзләре дә аралашуны сагынганнар җылы кабул иттеләр дип кенә әйтү аз булыр. Аларның гүя җылы юрган астында йоклап яткан күңелләренең уянуын, “без – татарлар” дигән горурлык тойгысының бәреп чыгуын күрү-тою – менә нәрсә шатландырды-сөендерде милли гамь, туган тел язмышы өчен борчылып йөргән аккалфаклыларны.
Ял кичәсенә килгәннәр “Ак калфак” коллективы белән бергә быелгы көзгә, көз тормышына җыр-моңнар, шигырьләр ярдәмендә “кайтып”, аның кайбер истәлекле вакыйгалары эчендә яшәп алдылар. Ә быелгы көз чыннан да аларга бик бай, һәм аларның барсын да барлау мөмкин дә түгел. Чарада шул истәлекле даталарның берничәсе калку итеп күрсәтелде. Бу, әлбәттә, беренче чиратта, көзге табигатьнең быел аеруча матурлыгын, таңнарның ак өметкә манчылып атуын, кичләрнең кадерле җир исенә төренеп баюын искә алу... Кызларның бер-бер артлы көзгә багышлап шигырьләр укуы бу ел фасылына соклану, рәхмәт сүзләре булып яңгырады.
1 сентябрь – Белем көне һәм 6 октябрь – Укытучылар көне. Һәркем гомерендә иң истәлекле бу бәйрәмнәрне ничек искә алмыйсың! Татар гимназиясенең ана теле укытучысы, Башкортстанның атказанган укытучысы Люзия Нәзир кызының ни өчен нәкъ укытучы булырга хәл итүен, һөнәрен, балаларны яратуын мавыктыргыч итеп бәян итүе барлык укытучыларга, тәрбиячеләргә ихтирам, хөрмәт билгесе булды.”Мин бик бәхетлемен, яраткан эшем бар, остазларыма рәхмәтле булып яшим”, – диде ул. Люзия Фәттахова белән шулай ук татар гимназиясенең ана теле укытучысы Резеда Гыйззәтуллинаның Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүе күңелле булды, аларны урындагы җитәкчебез Рәсүл Гәрәев тапшырды.
20 октябрьдә Башкортстанның халык язучысы Мостай Кәримнең тууына 105 ел тулуны, аның 1999 нчы елда Бәләбәйдә, “Илһам чишмәләре” шигърият фестивалендә булуын да онытмадык. Зирәк акыл иясе, классик язучының шигырьләрен яңгырату- тыңлау кичәгә югары шигърият бизәге өстәде.
Әлбәттә, көз гомеренә күзәтү ясыйбыз икән, ял кичәсе булуга карамастан, махсус хәрби операция турында искә алмау мөмкин түгел. Менә ике ел инде аналар – улларын, хатыннар – ирләрен, балалар әтиләренең исән-имин әйләнеп кайтуларын, җирдә ТЫНЫЧЛЫК урнашуын көтәләр. Бөтен ил, республика халкы белән бәләбәйлеләр дә, шул исәптән “Ак калфак” оешмасы да, яугирләребезгә кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтәләр, гуманитар конвойлар озаталар, ә аларда машиналар, генераторлардан алып балаларның рәсемнәренә, хатларына кадәр бар. Әйтик, 16 нчы ноябрьдә Бәләбәйдән озатылган гуманитар конвой (20 тонналы фура) исәп буенча 36 нчысы булды, ул Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәренә илтеп җиткерелде. Бу хакта Башкортстан татар конрессының Бәләбәй бүлеге җитәкчесе Рәсүл Гәрәев сөйләп җиткерде.
Бәләбәй намуслы хезмәте, яшәү рәвеше белән үрнәк булган яки инде якты эз калдырып бакыйлыкка күчкән шәхесләргә бик бай. 20 ноябрьдә туган “Бәләбәй хәбәрләре” газетасының баш мөхәриире, язучы, күпъяклы талант иясе Рөстәм Идиятуллин – шундыйларның берсе иде. Үзен искә алып, аның юморга бай әдәби иҗатын, китапларын хәтергә төшердек.
Яраткан, затлы җырчыбыз Фән Вәлиәхмәтовның китеп баруы шушы аяз, кояшлы көзгә туры килде. Аның турында хатирәләр, соңгы җырын, үз тавышын бөтен залга ишеттерү моңсулатты; янә гомернең бер генә бирелүе, бер-беребезнең кадерен белеп, матур яшәү кирәклеге турында һәркемне уйландырды.
Чараның Әниләр көне, Гармунчылар көненә арналган бүлекләре иң күңеллесе, иң җанлысы булды. Соң бит аларга-кадерлеләребезгә арналган җырлар, шигырьләр бихисап, һәм шулай булырга тиеш тә. Татар гимназиясендә сәнгать бүлеген җитәкләүче, балаларны музыка сөяргә, уен коралларында уйнарга өйрәтүче гаять тыйнак Тимерхан Әхмәтов белән якыннан танышу, кулына тәүге тапкыр ничек баян алуы турында үзенең сөйләве мавыктыргыч булды.
Һәр темага җырлар һәм шигырьләр яңгыравы бербөтен матур композиция итеп үрелде.яңгырады. “Ак калфак” төркеменең җырлары, аналарга багышланган җырлардан попурри; җырчы кызларыбыз Зөлфия Әгъзәмова, Айсылу Сәетгалиева, Альбина Йосыпова, татар гимназиясе укучылары Эльзана Рәхмәтуллина белән Азалия Вәлиеваларның (аллага шөкер, яшь талантларыбыз үсеп килә) ялгыз җыр башкаруларын тамашачы бик җылы кабул итте. Приюттан кунак итеп чакырылган милләттәшебез Наил Зиннәтов хатирәләре белән уртаклашып, дәртле җырлар башкарып, тамашачы күңелен күтәрде, көлдерде, бердәм кул чабуларга лаек булды. Шигъри җанлы “Ак калфак” кызлары һәм үзе укуында шагыйрә Зәйфә Салихованың һәр вакыйга эчтәлеген баеткан шигырьләре беркемне дә битараф калдырмады, хис-тойгыларга баетты.
Кичә барышында ирекле микрофон эшләде, теләгән һәркем хатирәләрен сөйли, фикерләрен әйтә, җырлый алды. Әйтик, Эльвира Суфиянова Әниләр турында бик матур шигырь укыды, Флюр Яһудин исә Болгария ресторанында студент елларында “Ай былбылым” җырын яңгыратулары турында шәп истәлеген бәян итте.
Оешма җитәкчесе чараны алып баручы Галия Әхмәтшинаның тамашачы белән җанлы әңгәмә алып баруы нәтиҗәсендә залда җылы халәт хөкем сөрде, “Ак калфак” оешмасы коллективына бөтен тамаша залы кушылып җырлады; ярый әле килгәнбез, бигрәк күңелле, эчтәлекле булды ял кичәсе, дип фикерләрен җиткерде, рәхмәтләрен белдерде.
Чара һәрвакыттагыча татар халкы гимны – ”Туган тел” җырын бөтен залның басып җырлавы белән тәмамланды, әмма кайтырга ашыгучы булмады. Гармунчы Салават Галин гармунын сыздырып җибәрүе булды, без әле биергә дә булдырабыз дип, күпләр биергә төште, вальс әйләнде.
Газиз халкым, синең моңың, туган телең, иҗатың кодрәте белән менә шундый яңа чара оештырып, рәхмәтле булып хушлашты быелгы көз белән Бәләбәй “Ак калфак” оешмасы кызлары. Ә алда ... кыш. Ул һәркемгә ак карлардай күңел яктысы, барыбызга да иминлек алып килсен иде.
Зәйфә Салихова.