Барлык яңалыклар
Новости
28 ноябрь , 13:00

Актриса Эльмира Юлдашева МХОга китәргә булган

Х.Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе алып баручысы Эльмира Юлдашева МХОга барырга карар иткән

Актриса Эльмира Юлдашева МХОга китәргә булган
Актриса Эльмира Юлдашева МХОга китәргә булган

Бу хакта ул “Башинформ” агентлыгына сөйләде. Актриса махсус операция бурычларын алыгы сызыкта үтәргә ниятли, шуңа күрә бүген БПЛА операторына укый.

 – Мин – Туган илемнең патриоты. Ватаныбызны сакларга кирәклегенә һаман да шикләнгән ир-егетләргә үрнәк буласым килә. Коллегапларым карарымны бик хуплады. Мәдәният минирстрлыгы җитәкчелеге минем эш урынымны саклап калачак,– диде Эльмира.

Эльмира Юлдашева республикада «Ай ҡыҙы» башкорт телесериалында (режиссеры Әнвәр Нурмөхәмәтов) төп рольне башкаручы актриса буларак билгеле, шулай уҡ ул – Башкортстанның атказанган артисты.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда МХОда катнашучыларга ярдәм буенча 40тан артык чара булдырылган. Русия Федерациясенең Оборона министрлыгы белән килешү төзегән ир-егетләр, барлык  түләүләрне исәпкә алып, тәүге елда ук 3 825 000 сумнан алып эш хакы ала.

 Тулыраҡ мәгълүматны Башбат.рф сайтында һәм 122 телефоны буенча белешергә мөмкин.

Фото:гаилә архивы

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: