Бозлавык булганлыктан шәһәр-районда яшәүчеләр өчен көзнең соңгы аен хәвефсез дип әйтеп булмый. Ноябрьнең 26 көнендә Бәләбәй үзәк дәваханәсенең кичектергесез травматология һәм ортопедия кабинетына урамда төрле имгәнүләр алып, 24 өлкән кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, шул исәптән куллар – 11 очрак, аяклар –8 һәм башкалар.
Төрле авырлыктагы җәрәхәтләр белән 17 бала килгән.
– “Бозлавыклы” пациентлар көннән-көн арта. Җәрәхәтләнү нәтиҗәләренең 80 проценты – имгәнүләр, сыдырылулар. Нигездә пациентлар иртән һәм кич, эшкә барганда һәм кич өйгә кайтканда бәлагә тарыйлар. Әле генә безнең кабинетка бер әни малаен алып килде, ул дәресләрдән соң кайтканда егылган. Аны рентгенографиягә җибәрдек, төшереп, диагноз куярга кирәк, – дип сөйләде табиб-травматолог Рөстәм Төхвәтов.
Шәһәрдә бозлавыкка каршы эш турында текстлар астына укучыларның комментарийлары Бәләбәйдә җәяүлеләргә йөргән хәвефле урыннарның күп булуын сөйли. Тротуарларда, автобус тукталышларында, кибетләр янында һ.б. егылырга бик мөмкин.
“БХ” белешмәсе
“Төзекләндерү” учреждениесе мәгълүматы буенча, трортуарларга, башка участокларга ком-тоз катнашмаасы сибәргә көн саен предприятиенең биш хезмәткәре чыга. “ЗИЛ” автомобиле водителе автобус тукталышларын, чатларны бозга каршы материал белән эшкәртергә чыга.
Идарәче компанияләр ихаталар территорияләрен һәм кварталара урыннарны кышкы тәртиптә тотуга җавап бирәләр.
Римма Солтанова.
Елена Петрова фотосы.