«Ак калфак»лы ханымнар, китапханә хезмәткәрләре, Мәдәният йорты белән берлектә "Йөрәктән йөрәккә" дип аталган чара үткәрү өчен жыелдылар. Замана җилләре узебез җырлап үскән моңлы җырларыбызны оныттырмасын өчен, атаклы җырчыларыбызны искә алдык, аларның үлмәс җырларын башкардык. Шушы илаһи көйләрне иҗат иткән композиторларны данладык. Кичәбез милли ризыклар белән тулган чәй өстәле артында, җыр-моң турындагы мәкаль-әйтемнәр белән бизәлде.
Госпиталь өчен кирәк-яраклардан посылкалар, 1200 пакет ялан чәе әзерләдек. Безнең көндәлек эшләребез җиңүне якынайтсын! Илебезгә бәхетле тыныч тормыш әйләнеп кайтсын.
Лилия Мусаева,
Бишбүләк районы татар конгрессы бүлеге һәм "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе.
Чыганак: Башкортстан татарлары конгрессы