Юбилей тантаналары 11 сәгатьтә “Милли матбугатның үсеш перспективалары” түгәрәк өстәленнән башлана, ул чуваш гимназиясенең “Еткер” медиаүзәгендә ( Көнчыгыш урамы, 69) була. Редакция хезмәткәрләре газетаның штаттан тыш хәбәрчеләре һәм җәмәгать башлангычында матбугат таратучылары белән бергә көнүзәк мәсьәләләрне карыйлар, иң кирәк темаларны күтәрәләр.
16.00 сәгатьтә “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгендә (Горохов урамы, 28) тантаналы кичә була, анда безнең рпеспубликадан, шулай Чабаксар, Казан һәм Оренбург шәһәрләреннән кунаклар катнашачак. Бәйрәм концертын республиканың һәвәскәр иҗади коллетивлары номерлары бизәячәк. Стәрлетамактан профессиональ “Сарпи” төркеме тамашачыларны чуваш җырлары һәм биюләре белән шатландырачак.
Юбилей чараларына теләгән һәркем килә ала.
Светлана Прокофьева әзерләде.