Укучылар чигү тарихын, чуваш орнаменты символларын ничек уку, төрле төсләрнең әһмиятен белделәр. Шулай ук орнаментның костюм хуҗасының яшен, социаль статусын, гаилә хәлен һәм нәселен ничек чагылдыра алуын ачыкладылар.
– Чувашларның милли киемен чагу һәм төгәл итеп чигелгән орнаменттан башка күз алдына китереп булмый. Чигү – ул киемне яки интерьерны җиһазлау гына түгел, ул иң төрле бизәкләрдән торган уникаль тел, – дип сөйләде “Асам” һәм “Тивлет” клуб оешмалары җитәкчесе Марина Денисова.
– Элек чуваш кул эше осталары өйдә тукылган тукымага ефәк һәм йон җепләр һ.б. белән чиккәннәр. Өй шартларында чагу матур төсләр булдырырга ирешкәннәр. Әйтик, кайчакта җепләрне имән кайрысы белән буяганнар. Төс нык булсын, уңмасын өчен аларны казанда кайнатканнар, – дип бәян итте “Илем” чуваш фольклор ансамбле җитәкчесе Нина Никитина.
Марина Петровна халык орнаменты белән эшләнмәләрдән күргәзмә оештырды.
Балалар чуваш чигүенең соклангыч дөньясына чума, сөлгеләрдәге, салфеткаларда, уенчыкларда һәм хатын-кызларның милли киемнәрендәге чигелгән бизәкләргә соклана алдылар. “Без дә шулай өйрәнергә телибез”, – диделәр кызлар, бу матурлыкны күздән кичереп.
М. Денисова танып белү программасында катнашучыларга очрашу истәлеге итеп чуваш орнаменты кулланып үз куллары белән ясаган обереглар бүләк тте.
Светлана Прокофьева
Фото: “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәге