– Конкурста 300 катнашучы арасында иң яхшылардан булуыбыз белән без горурланабыз. Икмәк пешерү сәнгате күргәзмәсендә Русиянең 23 төбәгеннән, шулай ук Беларусь Республикасы, Казахстан һәм Төркиядән 258 төр продукция күрсәтелде.
Башкортстан Республикасын безнең предприятие һәм Стәрлетамактан зур икмәк комбинаты күрсәтте. Шундый колачлы конкурста туган төбәгебезне лаеклы күрсәткәнебез һәм призлы урын яулавыбыз өчен шатланабыз. Безнең коллектив тырышып эшләвен һәм производствоны камилләштерүен дәвам итә, сатып алучыларны тәмле һәм сыйфатлы камыр ризыклары белән сөендерергә тели, – дип уртаклашты “Безнең икмәк” җәмгыяте директоры Диләрә Бәшарова “БХ”га интервьюсында.
Югары сыйфатлы продукция өчен Халыкара сәнәгать академиясенең көмеш кубогы тармакның иң яхшылар исәбенә кергән Бәләбәй предприятиесе наградалары кумтасын тулыландырды. Икмәк пешерүчеләребезне награда белән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!
Римма Солтанова.