Барлык яңалыклар
Новости
29 ноябрь , 17:00

Тиздән чыршы кунакка киләчәк!

Бәләбәйдә яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек башланды. “Төзекләндерү” учреждениесе хезмәткәрләре Пионер мәйданында  шуарга тау эшли башладылар. Ял көннәренә алар агач конструкциянең каркасын корып бетерергә ниятлиләр. Предприятие хезмәткәрләре шулай ук районның төп яңа ел мәйданында боз шәһәрчеге дә эшләячәкләр.

Тиздән чыршы кунакка киләчәк!
Тиздән чыршы кунакка киләчәк!

 – 5 декабрьгә кадәр күзәтү ведомствосы –  “Аттракционнарның хәфесезлеге буенча үзәк” җәмгыяте  (Краснодар шәһәре – яңа ел аттракционының  ГОСТ таләпләренә яраклы булуын тикшерергә һәм тиешле сертификат бирергә тиеш, – дип сөйләде Бәләбәй шәһәре биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасары Татьяна Зубова.

Боз шәһәрчеге өчен материалны “Төзекләндерү” учреждениесе бригадасы Аксаков янындагы буада хәзерләячәк.

Киләсе атнада чыршы алып кайтып, мәйданга куярга планлаштырыла. Боз шәһәрчеген, әкият геройларын һәм вак архитектура формаларын ясау эшләре башлана.

Римма Солтанова

Тиздән чыршы кунакка киләчәк!
Тиздән чыршы кунакка киләчәк!
Тиздән чыршы кунакка киләчәк!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: